Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе коллективы Кыш Бабайның туган көнен бәйрәм итүгә кушылды һәм Никахлашу сараен Яңа ел бәйрәменә бизи башлады

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Агачларда гаҗәеп ак кар бизәкләре, зәңгәр күкнең тирәнлеге, үтеп баручыларның битләрендә ныклы суык һәм җиңелчә кызыл төс – болар барысы да күңелдә тылсымлылык һәм яхшы үзгәрешләр хисе тудыра.

18 ноябрьдә Россиядә Кыш Бабайның туган көнен билгеләп үтү кабул ителгән. Бу яшь традиция - 2020 елда аңа нибары 15 яшь тулды. Бәйрәм датасы очраклы гына сайланмаган: нәкъ менә бу көнне Кыш Бабайның туган ягында - Бөек Устюгта чын кыш үз хокукларына керә дип санала.

ГХАТ идарәсе коллективы традиция буенча никахлашу сараен Яңа ел бәйрәменә бизи башлады. Төп һәм камин залларындагычыршылар, энҗе-ак, алтын һәм җете кызыл шарлар, төрле төстәге серпантин җепләре кунакларны сөендереп, яңа ел алды кәефе һәм могҗиза көтүе белән уртаклашырга үз сәгатьләрен көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International