Күп балалы гаилә-ул аңлы адым яки юкмы?
Күп балалылык-җәмгыять өчен яхшымы?
Күп балалы гаиләләр күбрәк булсын өчен җәмгыятьтә нәрсә эшләргә кирәк?
Бүген, 16 ноябрь көнендә, 19 нчы мәктәп педагог-психологы Ләйлә Марс кызы Гайфуллина "Гаилә" электив курсының чираттагы дәресендә әлеге сорауларга политехника көллиятенең беренче курс студентларына җавап бирергә тәкъдим итте.
Студентлар күп балалылыкның барлык аспектлары турында актив фикер алыштылар. Фикерләр батлы гаилә - һәрберебез өчен иң мөһим, нинди генә, зур яки кечкенә, булса да, дигән сүзләр белән тәмамланды.