2019 нчы елның 1 нче ноябрендә Әгерҗедә 200 нче нәнинең тууы теркәлде. Дарина исемле кыз 10 нчы ноябрь, Ильнур һәм Гөлнара Багаутдиновлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килде. ЗАГС бүлеге залында тантаналы шартларда бәхетле әти- әнине бүлек җитәкчесе Гайфуллина Г.М. котлады, аларга бала туу турында таныклык, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Минниханов һәм Әгерҗе муниципаль районы башлыгы А.Р.Валеев исеменнән открыткалар тапшырды.