ЯҢАЛЫКЛАР


26
декабрь, 2020 ел
шимбә

Балалар һәм оныклар белән бергә, җылы атмосферада юбилярлар янә бер-беренә мәхәббәт сүзләрен әйттеләр һәм «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар.

Бүген, 26 декабрьдә, агымдагы елның соңгы шимбәсендә, киләсе 2021 елда беренче кунакларыбыз булачак яшь парларга тантананың ничек узачагы турында сөйләделәр, ә соңыннан алар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.  

Бүген, 26 декабрьдә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Алга – Яңа елга» дигән яңа ел алды акциясе тәмамланды: узып баручы елның соңгы парларының берсе чыршыны төп атрибут – якты йолдыз белән бизәде.


25
декабрь, 2020 ел
җомга

Бүген Әлмәтнең Никахлашу сараенда нәкъ ярты гасыр элек нефтьчеләр шәһәрендә үзләренең гаилә берлеген беркеткән Мөхәммәтшиннарны хөрмәтләделәр. Ул вакытта Фәрит Хәйрулла улы «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә слесарь булып эшли, анда ул армиядән соң килә, ә Луиза Әкрәм кызы Миңлебай газ эшкәртү заводының икътисади бүлегендә эшли. Мөхәммәтшиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар үз чиратында биш онык бүләк иткәннәр.

2020 елның 25 декабрендә Чистай ГХАТ бүлегендә 600-нче бала тууы дәүләт теркәвенә алынды.

Яшь парлар бу елда үзләрен иң яраткан кешеләре белән бәйләргә карар кылар һәм туйны алдан ук планлаштылар, тик теркәү көне узып баручы 2020 елның соңгы җомгасына туры килә. Бу көнне өч пар Воскресенский, Софроновлар һәм Мөхәрәмовлар яңа тормышка аяк бастылар.


24
декабрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

2020 елның 24 декабрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә,  28 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Степанрв Вячеслав Михаил улы һәм Анна Александр кызы гаиләсендә булды. 18 декабрь аенда аларның ике кыз туды. Яңа туган сабыйларга  Василиса  һәм Виктория исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән  гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.

 23 декабрь көнне Чүпрәле районы ГХАТ Идарәсендә ирле-хатынлы Шәрәфетдиновлар: Иске Чүпрәле авылыннан Роза Сибгатулла кызы һәм Чулпан Сәлахетдин улы, шулай ук Татар Саплыгы авылыннан Николай Иванович һәм Лидия Синафон кызы Григорьевларны котладылар. ТАССРның 100 еллыгы елында алар 50 еллык юбилейларын билгеләп үтәләр. Юбилярлар сүзләренә караганда, гаилә бәхетенең төп сере-сабырлык һәм үзара хөрмәт.

ГХАТ Идарәсенең өлкән инспекторы Шумакова Жанна Илдус кызы, ВВО ОСК 392 округ уку үзәгенең ата-аналар комитеты рәисе урынбасары буларак, Татарстан делегациясе составында Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләре, Хабаровск краеның солдат аналары комитеты катнашында, узып баручы елның бу көннәрендә 30632-Князе-Волконский, 30632-Б Анастасьевка һәм Хабаровск краеның хәрби өлеше 51460 016 ОМСБ Князе-Волконское хәрби частьләре кергән дивизиядә булды.


23
декабрь, 2020 ел
чәршәмбе

Яңа ел алдыннан район ЗАГС бүлегендә Чүти авылында туып-үскән Фердинанд Пиркин һәм Чуаш Республикасының Чабаксар шәһәрендә яшәүче Гүзәл Низаметдинова үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Алар Казанда танышып, шунда яшәп эшлиләр. Никахлашу тантанасын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International