ТР Дәүләт Советы рәисе һәм аның тормыш иптәше алтын туйларын билгеләп үттеләр

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүген Әлмәтнең Никахлашу сараенда нәкъ ярты гасыр элек нефтьчеләр шәһәрендә үзләренең гаилә берлеген беркеткән Мөхәммәтшиннарны хөрмәтләделәр. Ул вакытта Фәрит Хәйрулла улы «Әлмәтнефть» нефть промыселы идарәсендә слесарь булып эшли, анда ул армиядән соң килә, ә Луиза Әкрәм кызы Миңлебай газ эшкәртү заводының икътисади бүлегендә эшли. Мөхәммәтшиннар ике бала тәрбияләп үстергәннәр, алар үз чиратында биш онык бүләк иткәннәр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ Идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы Г.Р. Нигъмәтуллина Мөхәммәтшиннар гаиләсенә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды. Бу иҗтимагый бүләк, аңа 25 елдан артык бергә яшәгән, үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка нигезләнгән нык гаиләләре белән танылган, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән ир белән хатын лаек була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International