Һәр йортның үз чыршысы бар, ә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә ул – 2021 нче елда яшь парларның һәм белгечләрнең уртак тырышлыгы белән төзелгән һәм Түбән Кама гаиләләренә җылы теләкләрдән торган үзенчәлекле чыршы.
Без Никахлашу сарае кунакларының бик ярдәмчел, игелекле һәм креатив булуына тагын бер кат инандык. Чөнки алар куллары белән ясалган яңа ел гүзәле иң эчкерсез һәм игелекле сүзләр белән тулыланган.
Бүген, 26 декабрьдә, Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Алга – Яңа елга» дигән яңа ел алды акциясе тәмамланды: узып баручы елның соңгы парларының берсе чыршыны төп атрибут – якты йолдыз белән бизәде.
Якынлашып килүче 2021 ел барлык гаиләләргә уңышлар, бәхет һәм күп яңа якты өметләр алып килсен!