Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре булачак парлар өчен онлайн-форматта чираттагы туй алды консультациясен үткәрделәр

2020 елның 26 декабре, шимбә

Теләсә кайсы хатын-кыз әле кечкенә кыз буларак та, төп рольләрдә затлы күлмәкләрдә принцесслар төшерелгән мультфильмнар каравын һәм кайчан да булса ул шундый гүзәлләрнең берсенә әверелер һәм әкияттә булыр дип хыяллануын искә төшерә. Ә туй - ул ак күлмәк һәм бәйрәм матур кичәсе турында балалар хыялларын тормышка ашыру. Нәкъ менә шушы мөһим вакыйга «ачкыч» булып тора, ул күп кенә бәхетле мизгелләргә бай булган яңа йортка ишек ача.

Туйның көтеп алынган көнендә барысы да мөһим: киемнәр, бәйрәм өстәле оештыру һәм башкалар. Тантананың "башлангыч ноктасы" булып ГХАТ органнарында никах теркәү тора, анда кияү һәм кәләшне инде хаклы рәвештә гаиләдип атарга мөмкин булачак.

Туй кичәсен оештыру бик мөһим булганча, никахлашу процессы да зур игътибарга лаек. Яшьләргә никахны теркәгәндә документларны рәсмиләштерүнең барлык нечкәлекләре һәм Никахлашу сарае территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белергә кирәк.

Шушы максаттан ГХАТ Идарәсенең тантаналар бүлеге белгечләре атна саен шимбә көнне инде традициягә кергән туй алды консультациясен ZOOM кушымтасында онлайн-форматта уздыралар.

Бүген, 26 декабрьдә, агымдагы елның соңгы шимбәсендә, киләсе 2021 елда беренче кунакларыбыз булачак яшь парларга тантананың ничек узачагы турында сөйләделәр, ә соңыннан алар белгечләргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International