26 декабрь көнне «Казан» Гаилә үзәгендә Хәмракуловлар гаиләсе алтын туйларын билгеләп үттеләр

2020 елның 26 декабре, шимбә

Балалар һәм оныклар белән бергә, җылы атмосферада юбилярлар янә бер-беренә мәхәббәт сүзләрен әйттеләр һәм «Казан» гаилә Үзәгенең Мактау китабына имзалар куйдылар.

1970 елның 26 декабрендә Казан шәһәренең Киров районы ГХАТ бюросында яшь Аширали һәм Наилә үзләренең никахларын теркиләр. Наилә Мөхәммәтовна 40 еллап элемтә органнарында эшли. Аширали Хәмракулов 50 еллап сәүдә өлкәсендә хезмәт куя. Хамракуловлар икесе дә хезмәт ветераннары. Ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Юбилярларның 4 оныклары бар.

Хамракуловлар гаиләсенә сәламәтлек, иминлек, якыннарының игътибарын һәм кайгыртучанлыгын тоеп яшәүләрен телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International