2020 елның 24 декабрь аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 28 пар игезәк балалар тууы теркәлде. Бу шатлыклы вакыйга Степанрв Вячеслав Михаил улы һәм Анна Александр кызы гаиләсендә булды. 18 декабрь аенда аларның ике кыз туды. Яңа туган сабыйларга Василиса һәм Виктория исемнәре кушылды. Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Чын күңелдән кызларыгыз тууы белән котлыйбыз. Сабыйларга сәламәтлек һәм иминлек, бәхетле язмышлар телибез. Йортларыгызда һәрвакыт зур бәхет һәм күңелле көннәр телибез.