Яңа ел алдыннан район ЗАГС бүлегендә Чүти авылында туып-үскән Фердинанд Пиркин һәм Чуаш Республикасының Чабаксар шәһәрендә яшәүче Гүзәл Низаметдинова үзләренең никахларын рәсмиләштерделәр. Алар Казанда танышып, шунда яшәп эшлиләр. Никахлашу тантанасын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева алып барды.
– Бу елның никахлашу аккорды Пиркиннар гаиләсе белән тәмамланачак. Декабрьдә башка нкахлар теркәү булмый. Быел ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу истәлекле вакыйга уңаеннан чыгарылган юбилей медале республиканың шәһәр һәм районнарында елның беренче һәм соңгы теркәлгән парларына тапшырыла, - диде Чулпан Әнвәр кызы.
Медальне гаиләгә игелек һәм иминлек теләп, район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров тапшырды. «Бәхетле булыгыз, күп еллар бергә яшәгез, Үзегез кебек хезмәт сөючән балалар үстерегез», – диде ул.