ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 14 октябрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан Чистай шәһәренең «1 нче Гимназия» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә нигезләре дәресе үткәрелде.


13
октябрь, 2021 ел
чәршәмбе

Арча районы Сеҗе авыл җирлегендә яшәүче Фәнис һәм Язилә Гыйбадуллиннар гаиләсендә сөенечле вакыйга – алар алтын туйларын билгеләп үтәләр. Юбилярларны авыл җирлеге башлыгы Хәмидуллин Р.В. һәм җирлек белгече Әгъзамова Н.Д. котладылар. Алар юбилярларга район башлыгы И.Г. Нуриевның Котлау хатын һәм ГХАТ бүлегенең символик бүләген тапшырдылар.

13нче октябрь ГХАТ идарәсе белгечләре «Милосердие» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә булдылар, анда безнең «бергә бәхетле» модульле программасы кысаларында 5 парны котладылар : Гилазиевлар, Габидуллиннар, Хафизовлар, Муллакаевлар һәм Кузнецовлар.


12
октябрь, 2021 ел
сишәмбе

Фәйзуллиннар гаиләсе Яр Чаллы шәһәре ГХАТ Идарәсенең Мактаулы Китабына мәңгегә язылды. Әхмәд Борисович Үзбәкстанда, Хөршидә Вазетдин кызы Минзәлә районында туган, ә очраклы рәвештә Әлмәттән Яр Чаллыга барганда автобуста танышканнар.

2021 елның 12 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1700 бала туу турында акт теркәлде. 10 октябрь көнне Китаев Алексей Николай улы һәм Мария Виктор кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Лия исеме кушылды.


11
октябрь, 2021 ел
дүшәмбе

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары булдылар.

"Җаваплы ата-ана" проектын актив тормышка ашырып, безнең коллектив Мәгариф идарәсе белән берлектә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы»дигән дәресләр үткәрә.


10
октябрь, 2021 ел
якшәмбе

Урта Аты авыл җирлегендә Маликовлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы булып узды. Илсур һәм Наҗия Маликовлар бриллиант юбилейларын – 63 ел гаилә тормышын билгеләп үттеләр. Аларның уртак тормышларында төп казаныш-ул тату һәм нык гаилә. Бриллиант туй аларның еллар аша килгән зур мәхәббәте турында сөйли.


9
октябрь, 2021 ел
шимбә

Арча муниципаль районы Урта Курса авыл җирлегендә алтын туйларын билгеләп үтүче Мөдәрис Самат улы һәм Әнисә Шәрип кызы Саматовлар гаиләсен хөрмәтләделәр.

2021 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 38 бала: 22 малай, 16 кыз туу теркәлде. Аларның 8 гаиләдә беренче бала, 15 сабый - икенче, тагын 8 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килә, ә 7 бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International