Гаилә юбилее

2021 елның 30 октябре, шимбә

Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче Җиһаншиннар Нурхамад абый һәм Рауза апа 55 еллык гаилә бәйрәмен билгеләп үтәләр. Гаилә башлыгына-85, Рауза апага 84 яшь тула. Тату гаиләнең сере нидә, дигән сорауга Рауза ханым: «Бер-береңә хөрмәт белән!».

Нурәхмәт абый улы Әсхәт, оныклары Марат һәм Айрат белән Семиозерка авылында мәчет төзү инициаторлары булдылар. Хәйриячелек белән шөгыльләнәләр – Рамазан аенда авыл халкы һәм кунаклары өчен ифтарлар оештырыла һәм үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International