2021 елның 28 октябрендә Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган 8 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары өчен "Гаилә белеме" дәресе узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Елена Яков кызы Миннигалямова кызыклы әңгәмә үткәрде, балалар ГХАТ бүлекләрендә гражданлык хәле актларын теркәүнең нинди төрләре турында белделәр, укучыларга гарәп телендә, кириллицада һәм латиницада язылган метрик китаплар күрсәтелде. Әңгәмәдә гаиләгә, аның кеше тормышында әһәмияте, традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аерым игътибар бирелде.