Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 30 октябре, шимбә

Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында хатирәләр безнең хәтердә гомер буе саклана. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Һәм, әлбәттә инде, никахлашу тантанасын артык ыгы-зыгысыз ничек үткәрергә? – дигән сораулар туа.

         Бу сорауларга ГХАТ идарәсе белгечләре булачак парлар белән атна саен очрашуларда җавап бирергә булыша. Шимбә көнне 12.00 сәгатьтә Түбән Кама никахлашу Сараенда алар парлар белән файдалы мәгълүмат уртаклашалар һәм берәр пар мисалында никах теркәү тантанасын үткәрәләр.

         Сезнең туй турындагы тылсымлы хатирәләр, сезнең белән мәңгегә калсын дигән теләктә калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International