Һәр хоккей командасының үз талисманы бар, ул уңыш китерә һәм спорт коллективын җиңүгә рухландыра. Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей командасының шундый символы ул – Бүре. Шәһәр халкының яраткан персонажы күптән түгел генә үзенең сөйгән ярын очраткан. Аларның нык берлеге командага тагын да бердәм булырга һәм хоккей сөючеләрне үз уңышлары белән сөендерүне дәвам итәргә ярдәм итә.
Ә бүген бу гадәти булмаган пар безнең яшьләрне котларга никахлашу сараена юнәлде. Чиста очрак буенча алар Кузнецовлар Александр һәм Дарья булдылар. Гашыйкларга истәлекле китаплар тапшырып, аларга сәламәтлек, гаиләдә спорт кәефе һәм күңел күтәренкелеге теләделәр.