Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсендә 1800нче туу турында акт теркәлде

2021 елның 29 октябре, җомга

2021 елның 29 октябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 1800 бала туу турында акт теркәлде.

18 октябрь көнне Якимов Дмитрий Сергей улы һәм Калинина Анастасия Андрей кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ульяна исеме кушылды.

ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың әнисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.

Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International