2021 елның 30 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре "Милосердие" социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә булдылар, анда концерт программасы кысаларында Яппаровлар, Ереминнар һәм Мерзовлар гаиләләрен еллык туйлары белән котладылар.
Биектау районының Инеш бистәсеннән Нурулхак һәм Миңсәвия Малитовлар гаиләсе бу айда икеләтә бәйрәм: 65 ел бергә гомер итүләренә һәм гаилә башлыгының 90 еллыгын билгеләп үттеләр.
Казан шәһәренең В.И. Ленин мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан «Нечкәбил-2021» – «Гаилә формуласы – аналар фәне» XVI республика конкурсының финалы узды. Татарстан башкаласының 10 муниципаль районыннан 11 гаилә җыелган халык белән бәхетле гаилә тормышы формуласы белән уртаклаштылар.
29 нче ноябрь көнне 12-нче мәктәпнең 5 «Б» сыйныфыннан килгән кечкенә кунакларны Никахлашу сарае чын-чынлап әкияти шартлары белән каршы алды. Йөзләгән якты ут, чыршы уенчыклары һәм "бүләкләр" онытылмас кәеф тудырды. Чөнки бу сихри бәйрәмгә кадәр 32 көн калды.
“Кояштан башка гөлләр чәчәк атмый, мәхәббәтсез бәхет була алмый, хатын-кыздан башка мәхәббәт юк, әнидән башка шагыйрь дә, батыр да юк. Дөньяның бөтен шатлыгы әниләрдә” дип язып калдырган Алексей Максимович Горький.
28 нче ноябрь көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә әниләр бәйрәмендә, ягъни 27 ноябрь көнне Горбуновлар һәм Куровлар гаиләсендә дөньяга килгән сабыйларны теркәү үткәрелде.
Актның хуҗасы – гаиләдә дүртенче булып аваз салган Стефания Бесчетнова. 2988 грамм һәм 50 см булып туган бәхет нуры ике апасы һәм абыйсы өчен көтеп алынган сеңел.
Әни – җирдә иң мактаулы исем. Иң якын, кадерле, бердәнбер кешенең исемен йөртүче изге сүз күпме җылылык бирә!
Кадерле хатын-кызлар, әниләр һәм әбиләр!
Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм – Әниләр көне белән котлыйм!
Тәтеш шәһәрендә яшәүче Вера Николаевна һәм Аркадий Александрович Торгашовлар бергә гомер итүләренең матур 50 яшьлек юбилеен билгеләп үттеләр.
Аларның олы мәхәббәте һәм гаҗәеп язмышы нигезе булып аларның 2 балалары, оныклары, оныкчыклары тора.
2021 нче елның 27 нояберендә Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегендә юбиляр парны котладылар. Бәйрәмгә 30 ел бергә гомер кичерүче Хабибуллинар гаиләсе чакырылган иде.