Кышкы туй чын мәгънәсендә әкияти бәйрәм булырга мөмкин, бары яратырга һәм могҗизаларга ышанырга гына җитә! Ә ЗАГС идарәсе коллективы, үз чиратында, яңа ел могҗизалары атмосферасын тудырырга тырышты. Түбән Кама ГХАТ Идарәсе ишек алдыннан тыш, камин залы һәм тантаналар залы яңа ел декоры белән тулыланды.
Булачак парлар өчен атналык дәрес шундый бәйрәм шартларында узды.
2021 нче елның 27 нче ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Матаниннарның 50 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара булып узды.
Әниләр көне бәйрәме алдыннан, Баулы шәһәрендә яшәүче Роберт һәм Альбина Зариповлар гаиләсендә бишенче бала туа. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Ямина дигән матур исем бирәләр.
«Әйдә өйләнешәбез» коуч - квесты 26 ноябрьдә «Яшьләр сарае» яшьләр үзәгендә старт алды, анда булачак яшь парлар татар туйларының милли йолалары һәм гореф-гадәтләре, шулай ук милли туй киемнәренең заманча тенденцияләре белән таныштылар.
Күптәннән билгеле, теләсә нинди тормыш бәхете, дан гаиләдә булмаса, кешегә тулысынча канәгатьлек бирмиләр. Бары тик мәхәббәттә, гаиләдә, балаларда гына үз бәхетенең иң югары ноктасына ирешә. Әниләр көне алдыннан Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә Кирилловлар Сергей һәм Анна өйләнеште.
"Әни - беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!" дигән цикл чараларын, яңа туган баланы тантаналы рәвештә чыгару тәмамлый.
Әниләр көне алдыннан ГХАТ идарәсе коллективы «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес, «Ана йөрәге – мәхәббәт чыганагы» дигән мавыктыргыч тамаша, «Әни – безнең көзгебез» интуицион квесты, исем кушу тантанасы кебек чаралар әзерләгән иде.
26 нчы ноябрь көнне бу чаралар циклы Имин бала табуга әзерлек мәктәбе «Сонатал»да үткәрелгә дәресе белән тулыланды.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ирина Федосеева балалар шәһәр хастаханәсенең перинаталь үзәгендә урнашкан эш урынында барлык әниләрне әлеге җылы бәйрәм белән котлады һәм сабыйның иң мөһим документын – туу турында таныклыкны, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын һәм Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы исеменнән котлау хатын тапшырды .
Арча районы халкы финалистлар өчен 4235 тавыш бирде. Җиңүчене бүләкләү 27 ноябрьдә «Нечкәбил» конкурсының финал көнендә булачак. Әниләр көненә багышланган финал бәйрәмендә Татарстанның 10 районы һәм Казан шәһәреннән 11 тату гаилә катнашачак. Алар арасында Арча районы исеменнән Антиповлар гаиләсе була.
2021 нче елның 25 нче ноябрендә Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Гаилә чыгышы-2021» дип исемләнгән гаилә иҗаты район фестиваль-конкурсы булып узды.