2021 елның 25 ноябрь көнендә Борбаш авыл җирлегенә кергән Сәрдегән авылында яшәүче, бүгенге көндә 90 яшен тутырган Зиганшин Гарәфетдин аганы кайнар котлауларга күмделәр.
Район, шәһәр башкарма комитеты һәм Советында хезмәт итүче барлык аналар өчен бәйрәм иртәсе шулай матур башланып китте. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Ландыш Шәйхетдинова матур, җылы теләкләрен җиткергәннән соң чәчәкле исемле котлау хатларын, чәй күчтәнәче таратты.
2021 елның 25 ноябрендә Чистай шәһәренең «1 нче Лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән Никахлашу сарае базасында гаилә нигезләре дәресе үткәрелде.
"Әни-беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!” дип исемләнгән өикл чаралары кысасында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә әниләр көненә багышланган тантаналы чара булып узды.
Бүген ГХАТ идарәсе коллективы янында гадәти булмаган төшке аш мәҗлесе узды. Ул якынлашып килүче бәйрәм, Әниләр көненә багышланган иде. "Әни – безнең көзгебез!" дип исемләнгән интуицион квест өчен, белгечләр үз әниләренең фотосурәтләре белән стенд әзерләделәр.
24 ноябрь көнне Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Бөгелмә шәһәренең 7нче гимназиясенең 10нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды. Өлкән сыйныф укучылары белән әңгәмәнең төп темасы – гаилә, гаилә кыйммәтләре һәм гореф-гадәтләре иде.
"Әни-беренче сүз, һәр язмышта иң мөһим сүз!» дип исемләнгән, әниләр көненә багышланган цикл чаралары кысасында ГХАТ идарәсе белгечләре "Ана йөрәге мәхәббәт чыганагы"дигән “Заман” Уку һәм аралашу үзәгендә ток-шоу оештырдылар .
Аксубай районында, яшьләр арасында мәдәниятне популярлаштыру буенча «Пушкин картасы» Бөтенроссия программасын тормышка ашыру кысаларында, район мәдәният йорты тарафыннан төрле чаралар үткәрелә. Аксубай укучылары кызыклы концертларда һәм файдалы мастер-классларда актив катнашалар. ГХАТ бүлеге белгечләре катнашында «Осталык мохите» дигән чара үткәрелде.
2021 нче елның 22 нче ноябрендә Әгерҗе ГХАТ бүлегендә беренче игезәкләр теркәлде. Әлеге теркәүнең игелекле гаилә бәйрәме «Уллар көне» белән туры килүе үзе зур сөенеч.
Әниләр көне алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә "Әни – беренче сүз, һәр язмышта төп сүз!"дип исемләнгән чаралар циклы башланды. Әлеге циклны «Гаилә белеме» электив курсы буенча дәрес ачып ңибәрде.