Арча муниципаль районында 6 декабрь көнендә Ришат әфәнде һәм Рәмзия ханым Төхвәтуллиннар энҗе туйларын билгеләп үтә. Ришат Рәшитович белән Рәмзия Юрисовна 30 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
Юбилярларыбызга нык сәламәтлек, балалары белән озын бәхетле тормышта яшәүләрен һәм шулай ук уртак юлларын матур итеп, бәхеттә, шатлыкта дәвам итүләрен теләп калабыз!