2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың 2 гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды. Раил Каусар улы һәм Рушания Наил кызы Шәрәфиевлар гаиләсе быел 40 ел бергә гомер итүләрен билгеләп үттеләр. Дроздов Александр Владимирович һәм Шайдарова Светлана Анатольевна гаиләсе 29 ел бергә гомер юлын бергэ утәләр.Бу чик бәрхет туй исемен йөртә. Юбилярларга мактаулы таныклыклар тапшырылды, аларның исемнәре Мактау китабына кертелде.