ЯҢАЛЫКЛАР


2
декабрь, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген 2 декабрьдә Сарман авылында яшәүче Раиф һәм Әлфия Йосыповлар алтын туйларын билгеләп үтәләр. "Ныклы гаилә" проекты кысаларында район башлыгы Фәрит Мөнәвир улы Хөснуллин юбилярларны котлады.

2021 нче елның 2 нче декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә алып бару дәресе үткәрде.


1
декабрь, 2021 ел
чәршәмбе

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет!

2021 елның ноябрь аенда Әлмәт шәһәрендә 192 бала дөньяга килде. Алар арасында 114 малай һәм 78 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1870 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5050 гр.

Декабрь аенда Татарстан Республикасы Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2021 елның 11 аена йомгак ясалды. 42 бала: 23 малай, 19 кыз туу теркәлде. Аларның 11 баласы гаиләдә беренче, 16 сабый - икенче, тагын 8 сабый гаиләдә өченче булып дөньяга килгән, ә җиде бала гаиләдә дүртенче булып дөньяга килгән.


30
ноябрь, 2021 ел
сишәмбе

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Элина һәм Эвелина тормышындагы беренче документны аларның әтиләре, Нурлат шәһәрендә яшәүче Илдар Рамил улы Сөлейманов алды.

2021 елның 30 ноябрь аенда Әлмәт шәһәре ЗАГС Идарәсе белгечләре белән 2000 бала туу турында акт теркәлде. 13 ноябрь көнне Садыхов Рамал һәм Фидан гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Айла исеме кушылды.

Ноябрьдә туган кешеләр хакимият, көчле һәм амбициоз була, аларның барысында да үз фикерләре бар. Алар нәрсә теләгәннәрен һәрвакыт беләләр һәм шуны булдыру өчен кулдан килгәнен барысын да эшлиләр.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге елның унберенче аена нәтиҗәләр ясады. Шулай итеп, ноябрь аенда  Мамадыш ГХАТ булегендә 14 туу очрагы теркәлгән: елның унберенче ае районыбызга 9 малай һәм 4 кыз бүләк итте.

Радий һәм Илвира Газизуллинар гаиләсе Мамадыш шәһәренең иң күркәм гаиләләренең берсе. Өч ай элек аларның гаиләләрендә дүртенче һәм бишенче булып игезәк балалары аваз салды. Әлбәттә УЗИ аппараты белән караганда карында ике сабый булуын әйткәч, Газизуллиннар гаҗәпләнүләрен яшермәгән.

Арча районы Яңа Кишет авылында яшәүче Хаҗирә һәм Таһир Кадыйровлар өч көн генә очрашалар һәм 65 ел тигез гомер кичерәләр, дүрт бала үстерәләр, дүрт оныклары бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International