Чын мәхәббәт, ул алтын кебек: беркайчан да сүнми, еллар узу белән бары тик кыйммәтлерәк була бара. Ярты гасыр бергә яшәгән Рязановлар Александр Сергеевич һәм Любовь Федосеевна бер-берсенә булган мәхәббәтен, хөрмәтен, ышанычын һәм тугрылыгын раслый алдылар.
Яңа Ел якынлаша, бөтен шәһәр буенча чыршы шәһәрчекләре төзелә, урамнар һәм биналар бизәлә. Никахлашу сарае, чыннан да, эчке һәм тышкы яктан төрле төстәге утлар белән балкучы сарайга әверелә. Бүген Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Гаилә белеме дәресендә булып кайткан 6 нчы мәктәпнең тугызынчы сыйныф укучылары матурлыкны һәм бәйрәм атмосферасын тоя алдылар.
Арча муниципаль районында 6 декабрь көнендә Ришат әфәнде һәм Рәмзия ханым Төхвәтуллиннар энҗе туйларын билгеләп үтә. Ришат Рәшитович белән Рәмзия Юрисовна 30 ел бергә иңне-иңгә куеп матур гомер итәләр, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр.
2021 елның 3 декабрендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә инвалидлар декадасы кысаларында Алабуганың 2 гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
2021 елның 11 ае йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 617 гражданлык хәле акты теркәлгән.
Иң олы әни булып 44 яшьлек ханым булды. Бу аның икенче баласы.
2021 елның 4 декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Александровлар Михаил Семенович һәм Любовь Федоровнаны «Алтын юбилей» белән котладылар.
Бүген кышкы туйлар бик актуаль, чөнки алар үзенчәлекле ритм һәм кабатланмас атмосферага ия. Ә никахны теркәү тантанасы тыныч һәм уңайлы узсын өчен без барлык булачак яшь парларга да атна саен Түбән Кама никахлашу сараенда уза торган туй алды консультациясенә килергә тәкъдим итәбез.
Беренче бала тууны 13 гаилә билгеләп үтте, икенче балалар 22 гаиләдә туды, 23 гаилә күп балалы статусына ия булды.
Иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән әтигә 51 яшь. Иң яшь әнигә 20, иң олы әнигә 41 яшь.
Ел саен 3 декабрьдә Россиядә Билгесез Солдат көне билгеләп үтелә. Бүген Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларны гына түгел, хәрби низаг вакытында һәлак булган һәм хәбәрсез югалган барлык кешеләрне дә искә алалар.
Ютазы муниципаль районы башлыгы Аяз Әдип улы Шафигуллин Республика гаиләләре фестивалендә катнашкан, “Нечкәбил-2021” конкурсы финалистлары, «Гаилә иҗади остаханәсе» номинацисендә җиңүче Евгений Сергей улы һәм Ирина Владимир кызы Абрамовлар гаиләсен кабул итте.