Туй тантанасы өчен датаны сайлау һәрвакыт яшь парларда зур кызыксыну уята. Берәүләр матур даталарны саннар тылсымы сәбәпле сайлый, ә икенчеләре – уңайлы булу сәбәпле, тантана датасын берничек тә онытмыйсың.
21.12.21 – узып баручы елның соңгы матур датасында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 3 пар үзләренең никахларын теркәде.
ГХАТ бүлеге белгечләре яңа өйләнешүчеләргә бәхет һәм гаилә иминлеге теләделәр. Нинди датаны сайлавыгызга карамастан, гаилә иминлеге бары тик сездән генә тора, ә саннар магиясе бу эштә бераз гына ярдәм итә ала.