2021 елның 11 декабрендә чираттагы туй алды консультациясе булды. ГХАТ идарәсе белгечләре кияү һәм кәләшләргә никах теркәү тәртибе турында сөйләделәр.
2021 елның 10 декабрь көнендә Балтач районы мәдәният хезмәткәрләре, ГХАТ бүлеге, Ак калфак татар хатын-кызлары оешмасы әгьзаләре берлектә районыбызның төрле тармакларында хезмәт куючы, гаилә кормаган яшьләре өчен "Кичке уен" чарасы оештырдылар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сарае белгечләре Абдулвәлиевлар Равил Зартдин улы һәм Гөлҗиһан Мәхмүтовнаны 60 яшьлек юбилее белән котладылар. Өй шартларында, барлык чикләү чараларын үтәп, ирле-хатынлы шәһәр Мэрының Рәхмәт хатын, бүләкләр һәм чәчәкләр тапшырдылар. Юбилярлар ГХАТ Идарәсенең Мактау китабына кул куйдылар.
Бөгелмә муниципаль районы башлыгы исеменнән юбилярларны Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Ольга Плеханова котлады, ул юбилярларга юбилей медале, котлау хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды. Тантанада катнашучыларны Ветераннар советы рәисе, Татарстан Республикасының атказанган табибы Иршат Измайлов җылы котлады, ул аларга ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге теләде.
Сабыйның гаиләдә тууы-шундый озак көтелгән, яраткан кешесе-һәрвакыт бәхет. Ә инде бала тудыру йортыннан тантаналы Өземтә сюрпризлар белән озатылып барганда, бу икеләтә күңелле. Көмеш мишка, шарлар, чәчәкләр һәм бәхетле елмаюлар бу бәйрәмне бизәделәр.
2021 нче елның 9 нче декабрендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Чистай шәһәренең Никахлашу сарае базасында «4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары белән гаилә алып бару дәресе үткәрде.
Гаилә темасы, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар зур кызыксыну белән дәүләт теркәвенең төп төрләре, аларның үзенчәлекләре белән таныштылар, эштәге яңалыклар турында белделәр, тантаналар залында һәм ГХАТ бүлеге архивында булдылар. Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Элла Демченко кызыксындырган сорауларга җавап бирде.
Яр Чаллының яшь кешеләре үзләренең беренче паспортларын шәһәрнең тантаналар сараенда алырга мөмкин. 14 яше тулган Россия гражданнарына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру тантанасы дуслар һәм туганнар катнашында бәйрәм атмосферасында уза.
Ел саен 12 декабрьдә Россия Федерациясе Конституциясе көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм алдыннан Түбән Кама никахлашу Сараенда яшь Түбән Камалыларга паспортлар тапшыру тантанасы булып узды.
Дулкынландыргыч, шатлыклы һәм көтеп алынган өземтә 18 яңа туган бала: 7 малай һәм 11 кыз арасында булды. Яшь әтиләр беренче тапкыр үз сабыйларын кулына ала алдылар.