Бүген Муслим һәм Салима Юсыповлар гаиләсе бергә торуларына 50 еллыкларын билгеләп үтәләр. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсәләләр буенча урынбасары Сергей Рузанов һәм гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире Гүзәлия Фахертдинова котладылар. Юсыповлар 3 бала-2 ул һәм 1 кыз тәрбияләп үстерделәр. Бүген аларны 6 оныклары шатландырып яшиләр.