Нурлат районында 2021 елның дүртенче игезәкләре

2021 елның 24 декабре, җомга

Яңа кеше туу-ул һәрвакыт могҗиза! Игезәкләр туу-могҗиза гына түгел, ә Аллаһының бүләге! Игезәк балалар дөньяга килгәч, шатлык хисләре тирә-юньдәгеләргә өләшерлек дәрәҗәдә арта. Нәкъ менә шушындый көнне, Сафия һәм Самина тормышындагы беренче документны аларның әтиләре, Нурлат шәһәрендә яшәүче Илназ Габбас улы Сатдаров алды.

Бу вакыйганы, чыннан да, үзенчәлекле дип санарга була, чөнки Нурлат районында игезәкләр туу очраклары еш булып тормый. Игезәк балалар туу район өчен яхшы гамәл булсын, ә без сабыйларга сәламәт, нык һәм уңышлы булып үсүләрен телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International