Бүген Сарман авылында яшәүче Альберт һәм Венера Әлмөхәммәтовлар алтын туйларын билгеләп үтәләр. «Ныклы гаилә» проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллинның Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләк тапшырды. Котлауларга ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, туганнары һәм якыннары да кушылды.