Мамадыш шәһәре Язылышу сараенда алтын туй гөрләде

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

“Трамвайдагы очраклы күрешү – язмыш кушуы булды”, диләр Мамадыш шәһәре ГХАТ бүлегендә алтын туйларын гөрләткән Рахимзяновлар гаиләсе. Әле дә бер-берсенә гашыйк Фәрит ага белән Альбина ханым Мамадыш районы Дүсмәт авылы җирлегендә гомер итәләр.

Бүлекнең баш белгече Фәния Гаязова юбиляр парны алтын кияү белән алтын кәләш итеп игълан итте, имзаларын мәртәбәле юбилярлар китабында теркәде. Фәрит абый белән Альбина апаның бер бөтен булуын раслаучы кечкенә сорау оештырды.

Фәрит Рәхимҗановичның хезмәт еллары җитәкче вазыйфаларында үтә, Альбина Халилулла кызы Мамадыш шәһәре сыр-май заводында алдынгы хезмәткәр булып таныла. Бүген алар мул уңыш җыючы бакчачылар, өч баланың һәм онык-оныкчыкларның яраткан кешеләре.

“Дәү әти белән дәү әни – безнең өчен иң зур үрнәк, без сездән калышмаска тырышабыз”, - дип сүз бирделәр балалары һәм оныклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International