Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Булачак яшь парлар өчен консультация узды

2021 елның 25 декабре, шимбә

Яңа ел-чираттагы этап тәмамлану һәм башлану, нәтиҗәләр ясау һәм планнар төзү бәйрәме. Ә әлегә, яңа күп вәгъдә ителгән елга планнар төзи башлаганчы, узып баручы 2021 елга нәтиҗәләр ясарга вакыт бар.

      Никах теркәү тантанасы - һәр пар тормышында мөһим вакыйга. Ул тантана сәбәпчеләренә һәм кунакларга яхшы яктан гына истә калсын өчен, тантананың тәфсилләрен алдан ук уйларга Һәм ГХАТ хезмәткәрләренең барлык нечкәлекләрен ачыкларга кирәк. Шуңа күрә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә берничә ел дәвамында булачак парлар өчен атналык консультацияләр уза.

     2021 елда 47 очрашу оештырылган, шуларның 9ы онлайн форматта. Барлыгы 627 пар катнашты.

     Без мондый чаралар гашыйкларга бу тылсымлы мизгелгә бик җиңел кереп чумарга ярдәм итә дип ышанабыз.

              Бүгенге көн дә искәрмә түгел.  25 декабрьдә узып баручы 2021 елда соңгы инструктаж булды. ГХАТ бүлеге белгечләре никах теркәүнең барлык мөһим мизгелләре турында сөйләделәр һәм килеп туган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International