Перинаталь үзәктә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгече 3000 нче сабыйның тууы теркәлде.

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

       2021 елның 20 декабрендә Түбән Кама перинаталь үзәгендә ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ирина Федосеева ерак эш урынында 3000 нче сабыйның тууын теркәде.

     Шатлыклы вакыйга Сергей һәм Ирина Шароновлар гаиләсендә булды. Бала, ә ул малай, ата-аналар аны Роман дип атадылар, бу борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә "көчле", "ныклы"дигәнне аңлата. Роман гаиләдә өченче бала. Өйдә аны түземсезлек белән апалары - Анна һәм Татьяна көтә. Гаиләдә өч бала-өчләтә бәхет.

      Чын күңелдән өченче могҗиза туу белән котлыйбыз! Балаларыгыз һәрвакыт сезнең өчен горурлык һәм якты өмет булсын. Балаларны тәрбияләү өчен ныклы көч, һәр бала өчен яхшы язмыш, иминлек, гаиләгезгә тынычлык һәм муллык телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International