Кыш – теләкләрнең тормышка ашу вакыты һәм Яңа ел бүләкләре белән бәйле иң тылсымлы вакыт. Яңа ел могҗизасын көтү балаларда гына түгел, өлкәннәрдә дә зур дулкынлану уята. Бу вакытта һәркем бераз тылсымчы булып, кемнеңдер хыялын тормышка ашырырга омтыла. Баланың хыялы булса, хыялны тормышка ашыру икеләтә күңелле. Бөгелмә районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Виталина Атаманованың хыялын бик теләп тормышка ашырды. Ул аңа озак көтелгән уенын бүләк итте, укуында һәм иҗатында уңышлар, теләкләрнең чынга ашуын һәм иминлек теләде. ГХАТ бинасы буйлап экскурсия вакытында Виталина ГХАТ бүлеге эшчәнлеге һәм аның белгечләре белән танышты. Ул хезмәткәрләргә җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде.