ЯҢАЛЫКЛАР


15
гыйнвар, 2022 ел
шимбә

2022 нче елның 15 нче гыйнварында Саба Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә 2022 елның беренче парлары Рәзил Минсалих улы Нигъматов һәм Диләрә Сәүбән кызы Шакирова бу көнне үзләрен гаилә җепләре белән бәйләде. Саба муниципаль районы башкарма комитетының Аппарат җитәкчесе М.Р. Кәримов, Саба районы Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге начальнигы А.И. Шәйхетдинова яшь гаиләне котлап, гаилә бәхете, иминлек, тигезлек, бәхетле киләчәк теләде.

2022 елның 15 гыйнварында Чистай районы Каргалы авылыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегенә «Каргалы гимназиясе»муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениясе укучылары килде.

Чистай Никахлашу сараенда Смирновлар гаиләсен никахлашу юбилее белән котлыйлар.

Бәләкәй дөньяга 2022 елның 11 гыйнварында 10 сәг. 42 мин., авырлыгы 3670, буе 54 см. Кыз Ирина Петровна һәм Дмитрий Станиславович Васильевлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Ата-аналар баланы бик яхшы исем белән атаганнар Елизавета.

Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә яңа ел бәйрәмнәреннән соң булачак яшь парлар белән дәресләр яңадан башланып китте.


14
гыйнвар, 2022 ел
җомга

2022 нче елның 14 нче гыйнварында Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгечләре Щепетковлар Юрий Дмитриевич һәм Надежда Дмитриевна бергә гомер итүләренең «алтын юбилее» белән котладылар.

2022 елның 14 гыйнварында Чистай Никахлашу сараенда Дәүләтҗановларның тантаналы рәвештә никахы теркәлде.

 

Яшь һәм матур Екатерина Юрий кызы һәм Камил Альберт улы иң беренче булып никахларын 2022 нче елда теркәделәр. Никахлашу тантанасы үзенчәлекле сценарий буенча үткәрелде.

 

Түбән Каракитан авылыннан Миначевлар гаиләсендә бишенче бала туган. Кыз, 2022 елның 14 гыйнварында, 6.00 сәгатьтә, 3454 авырлыгы, буе 49 см булып дөньяга килгән.

Алтын туй-ул илле еллык никах. Әлеге юбилей символы булып иң кыйммәтле металлларның берсе — алтын тора. Илле еллык никах-ул авыр хезмәт. Ярты гасыр бергә яшәгән кешеләр үзара мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылыкларын исбатладылар.

14 гыйнвар көнне 2022 елда беренче тапкыр «Сонатал» бала табуга әзерлек мәктәбендә булачак әниләр белән очрашу булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International