Ана (гаилә) капиталы – Россиядә демографик проблеманы хәл итүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы. Дәүләт ярдәменнән файдалануның иң популяр ысулларының берсе-торак шартларын яхшырту һәм ипотека өчен түләү.
2022 елның 2 февралендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда Ана (гаилә) капиталы дәүләт сертификатларын тапшыру тантанасы узды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе Равилә Гыйльметдин кызы Зарипова һәм шәһәр Советы депутаты Эдуард Рафаил улы Фәттахов Чаллы гаиләләрен җылы котладылар.