Әлмәт шәһәренең гыйнвар ае нәтиҗәләре

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

2022 елның январь аенда Әлмәт шәһәрендә 138 бала дөньяга килде. Алар арасында 80 малай һәм 58 кыз. Баланың минималь авырлыгы 990 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 4970 гр. Иң яшь әни - 20 яшьлек, иң өлкәне - 42 яшьтә, иң яшь әти - 21 яшьлек, ә иң өлкәненә - 48 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре - Ясмина, Амелия, Амалия, Амина, Марк, Амир. Сирәк исемнәр арасында - Илона, Теона, Зифа, Робия, Асман, Акрам булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International