Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 2022 нче елның беренче парларын теркәделәр. Алар-Түбән Камада туып-үскән Макаров Артем һәм Хаҗиева Кристина.
13 гыйнвар көнне Иске Яңа ел алдыннан «Ныклы гаилә» проекты һәм «Яңа ел – һәр йортка» Бөтенроссия акциясе кысаларында 2022 нче елда Сарман бала тудыру йортында туган сабыйларны: Солтан, Айсылу, Самир һәм Эльдарны котлау булды.
70 ел бергә гомер иту – зур бәхет. Бу юбилейны билгеләп үтүче парлар бик сирәк. Баулы шәһәрендә яшәүче Галиәкбәровларның гаиләсе шушы зур бәхеткә ия булды. Узган елларга карап, Әнвәрд Фатыйх улы белән Фәһимә Фәтхулла кызы үзләренең озын гомерләренә һәм тугры мәхәббәтләренә шатланып яшиләр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Динара Наил кызы Җәләлова утырышта яшьләр арасында никах институтын саклау һәм пропагандалау буенча актуаль мәсьәләләр хакында чыгыш ясады.
«Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Чистай җирле бүлекчәсе конференциясендә район Башлыгы Дмитрий Алексеевич Иванов чистайлыларга бүләкләр тапшырды.
Анастасия Евгеньевна һәм Илдар Хатыйб улы Шәйхетдиновлар гаиләсендә 10 минут аерма белән ике кыз бала – Амалия һәм Карина дөньяга килде. Парның кызы Надежда бар инде.
2022 нче елның 11 нче гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә бу елда беренче тапкыр гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү тантанасы булып узды.
Муниципаль хезмәткәрләрнең Чистайда биләгән вазыйфаларга туры килүен билгеләү максатларында муниципаль хезмәткәрләрне аттестацияләү уздырылды, анда ГХАТ бүлеге начальнигы Динара Наил кызы Җәләлова уңышлы катнашты.
2022 нче елның 10 нчы гыйнварында Район үзәк шифаханәсенең бала тудыру бүлегеннән тантаналы рәвештә тәүге сабыйны өенә озаттылар. Бу шатлыклы мизгелләрне Байлар Сабасыннан Миннегуловлар гаиләсе кичерде. Рүзәл һәм Гүзәлнең нәни уллары 5 нче гыйнвар көнне туа. Аңа “Кәрим” дип исем кушалар.
2022 елның 10 гыйнварында Арчабызнын бала тудыру бүлегендә 2022 елда туган беренче балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы булды.