Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә алтын юбилярлар

2022 елның 28 гыйнвары, җомга

2022 елның 28 гыйнварында Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә гаилә тормышының алтын юбилярларын бүләкләү булды. Ирле-хатынлы Владимир Петрович һәм Нина Павловна Елизаровлар 50 ел мәхәббәт һәм татулыкта яшәгәннәр. Алар таң атканны бергә каршы алдылар, ярты гасыр буена кояш баешын озаттылар, бергә тормыш авырлыкларын кичерделәр, проблемаларны бергә хәл иттеләр, җиңүләргә һәм казанышларга шатландылар. Елизаровлар гаиләсенең төп байлыгы, яраткан балалары, оныклары һәм оныкчыклары. Елизаровларның бәхетле гаиләсенә сәламәтлек, уңай энергия һәм гаилә иминлеге телибез. Гаиләнең бәхетле озын гомерле булуы бу гаиләнең балалары, оныклары һәм оныкчыклары өчен гаилә традициясе булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International