2022 елның 28 гыйнварында Түбән Кама никахлашу Сараенда Гыйләҗевлар гаиләсенең алтын юбилее узды.
Бәйрәм кунаклары алдында ГХАТ идарәсе белгечләре Нурулла Чираҗетдин улы һәм Миңнебану Фәйзрахман кызына озын гомер, нык сәламәтлек теләделәр, Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде.