Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» дип исемләнгән дәрес узды.

2022 елның 31 гыйнвары, дүшәмбе

31 гыйнвар көнне Түбән Кама никахлашу сараенда 15 нче мәктәпнең 5-6 сыйныф укучылары өчен «Гаилә тәрбиясе әлифбасы» электрон курсы буенча чираттагы дәрес узды.

         ГХАТ Идарәсенең баш белгече Ибушева Ләйсән Шәмгун кызы укучыларны ГХАТ Идарәсе эшчәнлеге белән таныштырды, аның аббревиатурасын аңлатты.

         Дәрес барышында Ләйсән Шәмгун кызы балалар белән гаилә сүзенең килеп чыгышы турында әңгәмә корды. Баларны ике командага бүлеп, аларга гаилә турында берничә мәкальне дөрес туры китерп язарга тәкъдим итте.

         Исегезгә төшерәбез, бу ГХАТ Идарәсе һәм Мәгариф Идарәсенең уртак проекты һәр дүшәмбе көнне Никахлашу сараенда уза. Ул 2013 елдан башлап уңышлы тормышка ашырыла торган, гаилә һәм никах институтын ныгытуга юнәлдерелгән дәресләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International