Азнакай муниципаль районында гаилә-көнкүреш йолалары буенча муниципаль форум узды

2022 елның 2 феврале, чәршәмбе

Азнакай ханымнары борынгы йолалар хакында сөйләштеләр. Мәдәният үзәгендә "Ык буе татарларының гаилә-көнкүреш фольклорының хәзерге торышы" дигән муниципаль форум узды. Анда район хатын-кызлар советы рәисе Эльвира Галиева, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Айгөл Хәсәнова һәм "Ак калфак"оешмасы вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International