2022 елның 31 гыйнварында Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсенең йомгаклау коллегиясе узды, анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Киңәйтелгән утырышта республиканың ЗАГС хезмәткәрләре узган елда гражданлык хәле актларын дәүләт теркәве буенча эшчәнлеккә йомгак ясадылар һәм 2022 елга планнар турында фикер алыштылар. Әлеге коллегияда, республика буенча гражданлык хәле актларын теркәү системасының уңышлары белән беррәттән, Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегенең уңышлары да билгеләп үтелде. Шулай итеп, ул үз төркемендә индикатив мониторинг системасы буенча беренче урынны алды. Моннан тыш, Аксубай районы ГХАТ бүлеге - Татарстан Республикасында бердәнбер бүлек, анда никахны өзү турындагы актларның барлык язулары бары тик суд карарлары буенча гына рәсмиләштерелде.