Баулы район ГХАТ бүлегендә гыйнвар аенда 8 туу турында акт теркәлде

2022 елның 1 феврале, сишәмбе

Туган балаларның 6 - малайлар, 2 - кызлар. 2 бала гаиләдә беренче булып, 3 – икенче, 2 өченче булып, 1 – дүртенче булып туды.

Соңгы вакытта әти-әниләр балаларына исем сайлауга бик җаваплы карыйлар һәм матур мәгънәле исемләр кушалар. Мәсәлән, гыйнвар аенда Аяз, Артур, Тамерлан, Тимур, Эмиль, Диляра, Камила дигән исемнәр бирделәр.

Иң яшь анага – 25 яшь, иң яшь әтигә 29 яшь, иң өлкән анага 37 һәм иң өлкән әтигә 58 яшь.

Гыйнвар аенда ГХАТ бүлегендә 3 язылышу турындагы акт төзелде. Иң яшь кәләшкә 18 яшь, иң яшь кияүгә 22 яшь, иң олы кияүгә 39 һәм кәләшкә – 37 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International