Никахлашу датасын сайлаганда, күп кенә гашыйклар матур даталарга игътибар итәләр, аерым көндә төзелгән союз ныклы, уңышлы булачак, дип саныйлар. 22.03.22 - Чистай Никахлашу Сараенда никахларын теркәү өчен өч пар сайлаган истәлекле датаны.
Сишәмбе теркәү көне булмаса да, Түбән Кама никахлашу сарае үз мөнәсәбәтләрен теркәргә теләүчеләр өчен үз ишекләрен ачты.
2022 елның 21 мартында Чистай Никахлашу сараенда 2022 ел башыннан бирле Чистай муниципаль районында туган 100-нче сабыйның туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды.
Бәйрәмнең сәбәпчеләре – шәһәрнең абруйлы һәм хөрмәтле Әхмәтовлар гаиләсе. Илдус Габдулла улы, Сәлимә Ясәви кызы икесе дә район һәм шәһәр үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр.
Ел саен 21 нче мартта Халыкара Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелә. Бу көнне язгы тигезлек башлана - уникаль астрономия күренеше, кыш белән җәй арасында шартлы чик. Бәйрәм алдыннан Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 20 никах теркәлде.
Нәрсә ул бәхет? Һәркемнең үз билгеләмәсе табылыр дип ышанабыз. Барлык кешеләр дә бәхеткә омтыла. Мөгаен, бу күңел халәте, шатлык халәте. Бәхет – ул син әйткәндә, үзең белән гармониядә эш итәсең.
Туй – ул гаять зур вакыйга, аның турында истәлекләр гомер буе безнең хәтердә саклана. Сораулар туа. Бу могҗизалы көннең һәр мизгелен ничек кулдан ычкындырмаска һәм истә калдырырга? Никах теркәү тантанасы ыгы-зыгы һәм кичерешләрдән башка?
Бүген Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты урынбасары Галина Задворнова Чистай ЗАГС бүлеге коллективына яңа җитәкчене тәкъдим итте. Бүлек җитәкчесе итеп Ильмира Ильяс кызы Ярмушева билгеләнде.
Язгы туй сезоны Аксубай муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2022 елның 15 мартында ачылды. Мартның беренче пары - Рамазан һәм Екатерина Камалетдиновлар яшь гаиләсе. Халыкның бер сынамышы буенча, бәйрәм алдыннан кинәт кенә салкынайтса, яшь парга озакламый тулыландыру вәгъдә итә. 2022 елның салкын март ае безгә илебезнең яңа гражданнары тууга өмет бирә.
2022 нче елның 17 нче мартында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә Әхкиямовлар гаиләсенең 50-еллык юбилей тантанасы булып узды. «Алтын» туй – барлык гаилә парларында соклану хисе уята торган вакыйга. 50 ел бергә гомер итү-гомер ярымы белән чагыштырырлык вакыт. Пар үз мәхәббәтен, тугрылыгын һәм бер-береңә хөрмәтен исбатлады.