Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре гаилә тормышы юбилярларын өйләренә барып котладылар

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2022 елның 31 мартында ГХАТ идарәсе белгечләре «бриллиант» юбилярларны – Илгиз Гани улы һәм Гөлсинә Хәйдәр кызы Вәлиевларны өйләренә барып котладылар.

Аларның танышулары 1958 елда биюләрдә була. Алар шунда ук бер-берсенә ошаганнар. Яшьләр аралашканнар, дуслашканнар һәм тиздән бу дуслык чын мәхәббәткә әверелгән. 1962 елның 31 мартында Казан шәһәре ГХАТ бюросында алар үз мөнәсәбәтләрен теркәгәннәр. Һәм 60 елдан соң алар иң назлы хисләр кичерәләр, бер-берсенә карата мәхәббәт һәм хөрмәт саклыйлар.

Бәхетле никахта ирле-хатынлы ике бала тәрбияләп үстергәннәр: уллары Марат һәм кызы Гөлнара. Хәзер ике онык һәм 2 оныкчык әби-бабайны  сөендерә.

Илгиз Ганиевич 25 ел дәвамында Түбән Кама нефть химиясе техникумы директоры, педагогика фәннәре кандидаты, Урта һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре, Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы. Гөлсинә Хәйдәр кызы бөтен гомерен медицинага багышлаган, педиатр булып эшләгән. Шулай ук намуслы хезмәте өчен күп кенә Рәхмәт хатлары бар.

Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре юбилярларга озын гомер һәм нык сәламәтлек теләп, Мактаулы акт һәм истәлекле китаплар тапшырдылар. Традиция буенча юбилярларның исемнәре Түбән Кама никахлашу Сараеның Мактау китабына кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International