Апас районында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Апаста “Плюс бер” абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшү узды.

04 апрель көнне очрашу район мәдәният йортында оештырылды. Казаннан килгән психолог Аида Фиогбе “Плюс бер” федераль проекты турында мәгълүматлар бирде, эш юнәлешләре белән таныштырды. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев мәгариф, медицина учреждениеләре белгечләре һәм башка белгечләр катнашты. Район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев үз чыгышында балаларны тәрбияләгәндә рухи-әхлакый кыйммәтләргә таянуның әһәмиятен билгеләп үтте.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International