Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең грант проектында катнашуы «Бала туган-Агач утырт»

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз: «Бала туган – Агач утырт!» проекты» үзенең дәвамын алды. Бу «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» муниципаль берәмлегенең «СИБУР Холдинг» ҖАҖДӘН «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында оештырылган грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.

2022 елда проекта Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 3 яшькә кадәрге балалары булган барлык теләүчеләр катнаша ала. Үсентеләр 2 этапта – апрель һәм октябрь айларында утыртылачак.

Проектта катнашу өчен гаризаны Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә тапшырырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International