Никах теркәү көнендә паспортларны онытмау һәм Никахлашу сараена тантанага 20 минут кала килү ни өчен бик мөһим, дип сөйләделәр ЗАГС идарәсе белгечләре.
Туй консультациясендә булачак яшь парлар бик күп яңа мәгълүмат белделәр һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар. Очрашу ахырында ГХАТ идарәсе белгечләре иреклеләр – кияү һәм кәләш ярдәмендә туй тантанасын сәхнәләштерделәр, ә барлык катнашучылар да бәйрәм көне атмосферасына чумдылар.