4 апрель көнне Тәтеш районы Келәш авыл җирлеге башлыгы Галимов Фәнил, Кәшаф Зиннәтулла улы һәм Анүзә Әхәт кызы Сафиуллиннар гаиләсен юбилейлары белән котлады.
50 ел бергә гомер итүче һәм «алтын» туйларын билгеләп үткән бу гаилә турында иң яхшысы гына сөйләргә була. Бик тату, бер-берсен хөрмәт итүче, бик тырыш гаилә.
Пенсияләрендә күптән булса да, шәхси ярдәмче хуҗалыклары зур, анда 3 баш бия, тай, сарыклар, бик күп кош-корт бар. Яшелчә һәм бәрәңге бакчасы зур.
Ул һәм кыз үстергәннәр, алар да авылда калалар һәм үз гаиләләре белән яшиләр. Улы шәхси эшмәкәр, йөк ташу белән шөгыльләнә, кызы Келәш ФАПы мөдире. 4 оныгы һәм 1 оныкчыгы бар.
Әнүзә Әхәтовна гомере буе «Путь Ильич» колхозында терлекче булып эшли, башта эре мөгезле терлекләрне симертү буенча махсус совхозда, аннан пенсиягә кадәр сыер савучы булып эшли. «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» исеменә ия. Бик иҗади һәм инициативалы шәхес. Аның җитәкчелегендә һәм инициативасы белән Келәш авылы читендә урнашкан Вахитов урамында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Аллея утыртылды. Хәзер анда бик күп матур агачлар үсә.
Кашаф Зиннәтулла улы да гомере буе колхозда ат караучы булып эшли, авылда хөрмәтле кеше.
Юбилярларга Тәтеш муниципаль районы Башлыгы Рәмис Хатыйп улы Сафиуллов исеменнән котлау хаты һәм истәлекле сувенир тапшырылды. Парларны котлыйбыз һәм аларга актив озын гомер телибез!