Чистай ГХАТ идарәсе 2022 елның 1 кварталына йомгак ясый

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала, шул исәптән бер пар игезәкләр туу теркәлгән. 66 малай һәм 54 кыз бала дөньяга килгән.

Малай исемнәре арасында иң популяр булып Михаил, Радель, Мирон, Әмир, Владислав, Артур, Ярослав, Булат исемнәре саналган. Хатын-кызлар исемнәре - Василиса, Ясминә, Виктория, Аделина, Кира, София, Арина.

Иң яшь әтинең яше – 17, әнинеке – 18 яшь. Иң өлкән әти-әниләр булып 73 яшьлек әти кеше һәм 41 яшьлек әни санала.

Шул ук чорда Чистай Никахлашу сараенда 73 пар никахларын теркәделәр. Иң яшь кияү һәм кәләшкә – 17, иң олы парның киявенә – 66, кәләшкә - 69 яшь булуы ачыкланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International