Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре март аена нәтиҗәләр ясады. Язның берече ае районыбызга 9 сабый бүләк иткән. Туган балаларның – алтысы кыз бала, өчесе малайлар.
Апрель башы үзенчәлекле вакыйга белән истә калды! Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә 2022 елның 5 апрелендә 200нче сабый тууы теркәлде. Әти-әнисе «Юбилейлы» яңа туган кызга Микаэлла-Бриана исемен бирделәр.
2022 елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 140 гражданлык хәле акты теркәлде, шул исәптән -14 туу, никах теркәү турында – 8, аерылышу турында – 8, уллыкка алу турында – 1, ата булу турында – 2, үлү турында – 107.
4 апрель көнне Тәтеш районы Келәш авыл җирлеге башлыгы Галимов Фәнил, Кәшаф Зиннәтулла улы һәм Анүзә Әхәт кызы Сафиуллиннар гаиләсен юбилейлары белән котлады.
50 ел бергә гомер итүче һәм «алтын» туйларын билгеләп үткән бу гаилә турында иң яхшысы гына сөйләргә була. Бик тату, бер-берсен хөрмәт итүче, бик тырыш гаилә.
Апаста “Плюс бер” абортларны комплекслы профилактикалау проекты кысаларында “Гаилә кыйммәтләрен саклау һәм абортларны профилактикалау” темасына түгәрәк өстәл артында эчкерсез сөйләшү узды.
Чистай муниципаль районында агымдагы елның 1 кварталында 120 бала, шул исәптән бер пар игезәкләр туу теркәлгән. 66 малай һәм 54 кыз бала дөньяга килгән.
Шатлыклы хәбәр белән уртаклашырга ашыгабыз: «Бала туган – Агач утырт!» проекты» үзенең дәвамын алды. Бу «Түбән Кама һәм Түбән Кама муниципаль районы хатын-кызлары» муниципаль берәмлегенең «СИБУР Холдинг» ҖАҖДӘН «Яхшы эшләр формуласы» программасы кысаларында оештырылган грант конкурсында җиңүе нәтиҗәсендә мөмкин булды.
2022 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлеге коллективы гадәти булмаган чарада катнашты. Бу көнне шәһәрдә АМР башлыгы Р.М.Нуриев призына хоккей турниры узды.
2022 елның беренче кварталында Яшел Үзән муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге тарафыннан 220 бала тууы теркәлде, аларның 125-е – малай һәм 95 – се-кыз, шул исәптән ике игезәк бала. Гаиләләрдә беренче булып 62 бала, икенче – 91, өченче – 42, дүртенче – 25 бала туган.
Никах теркәү көнендә паспортларны онытмау һәм Никахлашу сараена тантанага 20 минут кала килү ни өчен бик мөһим, дип сөйләделәр ЗАГС идарәсе белгечләре.